Рангазарлыларның җәе күңелле үтә
18 август көнне, яңгыр туктаган арада, Рангазар авылы китапханәчеләре балалар белән табигатькә экскурсиягә чыкты.
- Җәй - балалар белән табигатькә чыгу өчен иң матур вакыт. Төрле уеннардан соң балалар, табын җәеп, утырып сыйландылар. Без утырган җирдә бер генә чүп тә калмады. Һәркем үзе артыннан чүп-чар калдырмаса, никадәр файда булуын, табигатебезнең чисталыгын саклау шул кечкенә гамәлләрдән торуын аңлаттык. Табигатькә чыгу балаларда сәламәт яшәү рәвеше һәм үз гамәлләре өчен җаваплылык тәрбияләү өчен кирәк. Барлык балалар да сәяхәттән канәгать калды, - ди оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев