Районның “Автобабае” Нөркәйдә яши
Җәмгыять

Районның “Автобабае” Нөркәйдә яши

Рафит Хәйбрахманов Сөлек авылында туып-үскән. Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң, Шәрләрәмәдә укый, аннан Карашай Саклау урта мәктәбен тәмамлый ул.

Диңгез буенда танк гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтканнан соң, ДОСААФта укып, машина йөртү таныклыгы ала. “Нөркәй” совхозында эшли.  

- Мин машинаны 1978 елдан бирле йөртәм. “Нөркәй” совхозында ГАЗ-53 машинасында йөрдем. 2015 елга кадәр шофер булып эшләдем. Агрофирмалар оешкач, мобиль төркемнәр төзелде. Шунда сак хезмәтенә күчтем. Без район, хәтта якын-тирә шәһәрләргә дә барып, оешмага караган объектларны саклап, тикшереп йөрдек. Лаеклы ялга да шуннан чыктым, - диде ул.

Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән “Автобабай” бәйгесендә катнашып, Рафит абый беренчелекне алды.


Нет комментариев