Районга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде
Эшлекле сәфәре кысаларында ул район басуларын вертолеттан карап, урак эшләренең барышы белән танышты. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров каршы алдылар һәм озатып йөрделәр.
Кунаклар арасында республика Рәисенең Территорияләр белән эшләү буенча Идарәсе начальнигы Илнур Гарипов, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, районыбыз инвесторы – «Челтәр компаниясе» генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар бар иде.
«Нөркәй» агрофирмасы басуларында районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе, шулай район оешмаларының ирешкән уңышлары буенча күргәзмәләр оештырылган иде. Рөстәм Миңнеханов алар белән танышты, район активы, алдынгылар, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары һәм башкалар белән очрашты. Иң соңыннан Фәрит Мөнәвир улы кыскача районда бүгенге көндә алып барыла торган эшләр турында сөйләде, урак барышы белән таныштырды. Аның сүзләреннән күренгәнчә, игенчеләр һәр минуттан нәтиҗәле файдаланып калырга тырышалар, һәм урак эшләре штат режимында бара. Марат Җаббаров районда эшләр барышын уңай яктан бәяләде. Рөстәм Миңнеханов, очрашуга йомгак ясап, районда дәүләт программаларының һәрвакыт уңышлы үтәлүен билгеләп үтте һәм игенчеләрнең игеннәрне исән-имин җыеп алуларын теләде.
Аннан районыбыз кунаклары Юлтимер авылында Рөстәм Гыйбадуллинның крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар, аның эшчәнлеге белән таныштылар.
Бу хакта тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев