САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Райондашыбыз марафонда катнашкан

Сарман егете Фәнис Фәретдинов спорт белән даими рәвештә шөгыльләнә.

Ерак араларга йөгерү буенча аның ихтыяр көче дә, уңышлары да җитәрлек. Агымдагы елның 5 августында Себер Халыкара марафонында да катнашты ул. 42 километр дистанцияне 3 сәгать тә 48 минутта узып, тагын бер тапкыр үзен җитезлектә сынады.
— Хәзер 20 августта Мәскәүнең «Лужники» стадионында узачак 21 километрлы марафонга әзерләнәм, — диде танылган йөгерешче.
Без аңа уңыш юлдаш булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев