Райондашларыбыз Җиңү бәйрәмен герой шәһәр Волгоградта каршылаганнар
Җәмгыять

Райондашларыбыз Җиңү бәйрәмен герой шәһәр Волгоградта каршылаганнар

Сарманда яшәүче Марсель һәм Венера Сәетшиннарны белмәгәннәр сирәктер. Тынгысыз, тырыш гаиләнең шөгыльләре бик күп. Алар сәяхәт итәргә дә яраталар. Җиңү бәйрәмен быел герой шәһәр Волгоградта каршыларга исәпләгәннәр алар. Уйлашканнар да, туганнары белән бергәләп киткәннәр.

- 35-41 градуслы җылы һава торышы, җилсез матур көне, гүзәл табигате белән каршылады безне Волгоград. 81 нче Җиңү бәйрәмен элекке Сталинград шәһәрендә каршылау нияте кышкы каникулларда ук уйга кергән иде. Мине тормыш иптәшем Марсель, апам һәм дустым да куәтләп алдылар. 9 Май иртәсендә без Волгоградның үзендә идек инде. Беренче экскурсия Мамай курганында башланды. "Ватан-Ана" һәйкәленә менү, "Мәңгелек ут" янындагы Почетлы караул солдатлары алмашынганын күзәтү бик нык тәэсирле һәм истәлекле булды.18 яшьтән 20 яшькә кадәр булган һәм шушы климатка күнеккән, буй-сыннары туры килгән Волгоград егетләре яныбыздан саф белән төз узганда, күңелләребез тулды. Патриотлык хисе кичердек.
Караңгы төшүгә, янә шушы легендар тауга килдек. Биредә "Геройлар аллеясы"нда сугыш вакытын чагылдырган лазер яктырткычлардан шоу карадык. Диварларда урнаштырылган солдат сыннары хәрәкәт итүе, "Ватан-Ана" һәйкәленең җанлы януы сокландыргыч һәм бик тәэсирле булды. Шоу бетүгә, бәйрәм салюты яңгырады. Бу күренешләрне әйтеп-аңлатып кына бетереп булмый, аны үз күзләрең белән күрү кирәк. Безгә бу экскурсия сугышның авырлыгын, шулай да  солдатларыбызның көчле булуларын,  безгә Җиңү алып кайтуларын күз алдыннан уздырырга мөмкинлек бирде. Шәһәрнең матурлыгы сокландырды, - диде Венера Соббуховна, хис-тойгылары белән уртаклашып. 

Райондашларыбыз үзләре белән Татарстан флагын да алырга онытмаганнар.


Нет комментариев