Районда санитар икеайлык башлана
Районда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар чистарту, яшелләндерү һәм торак пунктларны төзекләндерү буенча икеайлык узачак. Бу хакта район Башкарма комитеты җитәкчесенең 21 санлы карарында әйтелә. Документ Татарстан Министрлар Кабинетының 19 март 2026 елдагы 462-р санлы боерыгы нигезендә әзерләнгән.
Икеайлык кысаларында авыл җирлекләре арасында бәйге оештырыла. Өч җиңүчегә I, II, III дәрәҗә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Актив катнашучылар өчен өч кызыксындыру призы да каралган. Нәтиҗәләр район үзәгендә уздырылачак Сабантуй бәйрәмендә игълан ителәчәк.

Район халкы “Иң төзек йорт” бәйгесендә дә катнаша ала. Монда да өч кызыксындыру призы биреләчәк.
Икеайлык дәвамында халык өчен көнкүреш калдыкларын полигонда бушлай тапшыру мөмкинлеге тудырылачак. Эшләрне координацияләү һәм контроль өчен махсус штаб төзелгән, чаралар планы расланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев