Районда махсус режим кертелде
25 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.
Һава торышының көннән-көн җылына баруы янгын куркынычы сезонының якынлашуын күрсәтә. Чыннан да, коры, кызу һәм җилле көннәр – ут чыгу өчен иң уңайлы шартлар. Мондый хәвеф-хәтәрләрне, торак пунктларда һәм табигатьтә янгыннарны, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, алдан ук әзерлек чаралары күрелә. Бүген – 24 апрель көнне район Советының утырышлар залында үткәрелгән Район гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итү комиссиясе утырышында шушы мәсьәләләр каралды. Аны комиссия рәисе – район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
– Коры үләнле җирләрдә янгыннар чыгу һәм аларның торак пунктларга, инфраструктура объектларына таралу ихтималы нык арта. Шуңа күрә нинди әзерлек чаралары күрелгәнен һәм тагын нәрсәләргә игътибарны юнәлдерергә кирәклеген тагын бер кат барлап чыгу бик мөһим, – диде ул. Моның шулай икәнлеген узган елның язгы-җәйге янгын куркынычы чорында булган янгыннар да раслыйлар. Бу чорда үткән ел 13 янгын булып, аның 5се коры үлән һәм чүп янып китүдән башланган.


– Аларга күп очракта кешеләрнең һәм кайбер җаваплы хезмәткәрләрнең янгын куркынычсызлыгы таләпләренә салкын каравы сәбәпче, – диде бу уңайдан Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Радик Госманов. Ул шулай ук районда янгын куркынычсызлыгы сезонына әзерлек чаралары күрелгәнен, урман белән янәшә урнашкан Җәлил поселогының да иминлек паспорты төзелгәнен билгеләп үтте. Биредә минеральләштерелгән полосаны яңарту да планлаштырылган. Авыл җирлекләре башлыкларына, оешма һәм предприятие җитәкчеләрензә беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү турында мәгълүмати хатлар җибәрелгән. Радик Госманов районда җаваплы хезмәткәрләрдән һәм аерым кешеләрдән торган патруль төркемнәре төзү кирәклеге турында да әйтеп үтте. Территорияләрдәге объектларда янгын куркынычсызлыгы торышын, ирекле янгын формированиеләренең әзерлеген тагын бер кат тикшерергә тәкъдим итте. Су җитәрлек булмаган торак пунктларда запас беренчел янгын сүндерү чараларын әзерләп кую, шәхси хуҗалыкларда сулы савытлар булдыру, кеше яшәми торган начар хәлдәге корылмаларны, коры үлән, чүп-чарны читкә чыгару да бәхетсезлек очракларын булдырмаска ярдәм итә.
Зөлфия Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев