САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район укучылары имтихан тапшырып карадылар

26 декабрь көнне Җәлил гимназиясе һәм Сарман урта мәктәбе базаларында «Барысын да белемнәр генә хәл итә: белгеч белән анализлыйк!» акциясе узды.

 Анда районның 9 һәм 11 сыйныф укучылары катнаштылар.
Акциянең төп максаты булып, чыгарылыш сыйныф укучыларын БДИ һәм ТДИ формасында үтүче дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү үзенчәлекләре белән таныштыру гына түгел, ә балаларга үз көчләрен сынап карау һәм педагоглар белән берлектә нәтиҗәләрне анализлау мөмкинлеге дә торды. Акция «эшлекле уен» формасында оештырылуы белән дә үзенчәлекле булды: анда имтихан үткәрү пункты җитәкчеләре белән бергә аудиториядә (читтә) оештыручылар һәм иҗтимагый күзәтүчеләр ролендә 10 нчы сыйныф укучылары катнаштылар. Алар бер елдан соң гына БДИ тапшырачак, әмма инде хәзер үк ДЙА оешмасының барлык үзенчәлекләрен күзәтә алдылар.
Мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе педагоглар һәм экспертлар белән мондый очрашулардан соң күп авырлыкларны җиңеп чыга алуларын яхшы аңлый. Ә мәктәп тормышында тотрыклылык һәм системалылык
уңышлы әзерлекнең ачкычы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев