Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Төзүчеләр көне белән тәбрикли
Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән Төзүчеләр көне белән тәбрик итәм.
Төзүчеләр тырышлыгы белән халыкка яшәү өчен уңайлы шартлар тудырыла, туган төбәгебез төзекләнә, матурлана, районыбызның инфраструктурасы үсә һәм ныгый. Республика программалары, милли проектлар уңышлы тормышка ашырыла: яңа йортлар, социаль объектлар сафка баса, юллар төзеләтөзекләндерелә, күпфатирлы йортларда, ишегалларында, җәмәгать киңлекләрендә төзекләндерү эшләре алып барыла.
Төзүче – иң хөрмәтле, кирәкле һөнәрләрнең берсе. Бу һөнәр ияләре – гасырлардан гасырларга күпер сузучылар, дияр идем. Чөнки борынгы заманнарның төзүче-осталары тудырган искиткеч матур архитектура һәйкәлләренә бүгенге заман кешеләре дә соклана. Сезнең хезмәт нәтиҗәләре дә озак еллар киләчәк буыннар өчен саклансын, хезмәтегез белән горурланып яшәргә насыйп булсын, хөрмәтле төзүчеләр.
Бәйрәм белән котлап, барлык төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннарына олы рәхмәтемне җиткерәм! Ныклы сәламәтлек, уңышлар, тынычлык, иминлек телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев