Хөрмәтле райондашлар! Илебез Бөек Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итә. Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек һәм кадерле.
Бөек Ватан сугышының утлы еллары бездән ерагая барса да, Җиңү көне илебез халкы өчен иң изге бәйрәм булып кала. Без аны кешелекне фашизмнан коткарган батырлар өчен горурлык тойгысы белән каршылыйбыз.
Тарих битләренә коточкыч газаплары, чиксез югалтулары белән кереп калган сугыш сөреме илебезнең бер генә гаиләсен дә читләп үтмәгән. Сөекле улларын-кызларын, яраткан ирләрен, әтиләрен-әниләрен югалткан аналарның, хатыннарның, балаларның йөрәкләренә мәңгелеккә уелган, сугыш яралары гомерлеккә төзәлмәс җәрәхәтләр салган. Адым саен сагалаган үлем, ачлык-ялангачлык, күз яшьләре – болар барысы да сугыш елллары буыны кичергән аяусыз чынбарлык. Ләкин батыр йөрәкле илебез халкы Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәгән. Зур сынауларны җиңәрлек көч тапкан.
Сарманлылар Бөек Җиңүгә зур өлеш кертте. Мең-нәрчә якташларыбыз фронтта сугышты, тылда фидакарь хезмәт куйды. Без җиңүчеләр буыны алдында түләп бетерә алмаслык бурычлы. Сезгә нинди генә рәхмәт сүзләрен җиткерсәк тә, аз булыр кебек.
Хөрмәтле ветераннарга, тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына Ил өчен барган данлы көрәш елларында күрсәткән батырлыклары, көчле ихтыярлары, сабырлыклары, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтләре, туган җиргә көчле мәхәббәтләре һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен олуг рәхмәтемне җиткерәм.
Соңгы елларны Җиңү көнен бәйрәм итү аеруча әһәмияткә ия: бүген без яңа кискен сәясәттә яшибез. Шуңа күрә безнең төп бурычыбыз – Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләрне, сугыш һәм тыл ветераннарының сугышчан һәм хезмәт батырлыкларын онытмау, яшь буынга фашизмның кешелекнең мәңгелек гуманизм кануннарына куркыныч белән янаучы вәхшәт икәнен төшендерү.
1941 елда Совет иленең бар халкы, олысы-кечесе, Туган илне яклап көрәшкә күтәрелде. Илебезнең барлык милләт вәкилләре дошманга каршы иңгә-иң торып көрәште.
Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә үзләренең хәрби бурычын намус белән үтәп, Ватан иминлеген яклаучы батыр якташларыбызның исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын телим.
Барыгызны да милли горурлык һәм бердәмлек символы булган Бөек Җиңү көне белән котлыйм. Тормышларыбыз имин, көннәребез якты, күңелләр һәрчак шат булсын.

Фәрит Хөснуллин, Сарман муниципаль районы башлыгы.
Нет комментариев