САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Призывникларга республикада кәгазь дә, электрон да повесткалар җибәрелә

Республикада булачак солдатларны хәбәрдар итү өчен кәгазь һәм электрон повесткаларны куллану дәвам итә. Бу хакта республиканың хәрби комиссары Юрий Беляев белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

2026 елның 1 гыйнварыннан чакыру ГИС ЕРВУ – хәрби исәпнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасы аша уза. Ул хәрби комиссариатларга мәгълүматларны актуаль хәлдә тотарга ярдәм итә.

Электрон повесткалар ачык реестрга кертелә. Әгәр чакырылучы җитди сәбәпсез 20 көн эчендә килмәсә, вакытлыча чикләү чаралары кулланыла. Хәбәрләр «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетка килә.

– Кәгазь повесткалардан да беркем дә баш тартмады, алар әле дә юридик көчкә ия, – дип билгеләп үтте хәрби комиссар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев