Поселокның “Ак калфак”лылары хәрбиләрнең әниләрен кунакка чакырды
Җәлил бистәсендә Мәдәният сарае коллективы һәм бистәнең «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы белән берлектә, Әниләр көненә багышлап, «Илгә батырларны Сез бирәсез, газиз Әниләр!..» исеме астында зур кичә үткәрелде.
Кунаклар булып махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган егетләрнең әниләре чакырылган иде.
Геройларның әниләрен Җәлил поселогы башлыгы Рафыйк Кәримов, бистәнең "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гүзәлия Гарипова, "Сушим-парим для СВОих" волонтерлар группасы җитәкчесе Зөһрә Вәлиуллина, тыл һәм хезмәт ветераны Гәүһәр апа Сөләйманова котладылар. Беренче санлы урта мәктәбенең югары класс укучылары, "Каенкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар матур чыгышлары белән кунакларны сөендерделәр. Җәлил Мәдәният сарае каршындагы "Дуслык" фольклор һәм "Апрель" бию ансамбльләре чыгышлары бала югалту хәсрәтеннән йөрәкләре катып калган Әниләрнең күңелләрен аз гына булса да йомшарта алдылар кебек. Бәйрәм тантанасын республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Нәвия Гатиятуллина алып барды. Әниләр исеменнән Гөлнара Низамова чыгыш ясап, оештыручыларга рәхмәт әйтте.
Сигез Ана – сигез язмыш, ләкин аларны бер кайгы – батыр улларын югалту кайгысы берләштерә. Гәүһәр апа яу кырында шәһит киткән егетләребезгә багышлап догалар укыды. Бәйрәм мул ризыклардан әзерләнгән чәй табыны янында, моңлы җырлар тыңлап дәвам итте. Кичәне үткәрүгә якташыбыз Миләүшә ханым Гамирова матди ярдәм күрсәтте.
Бу хакта безгә оешма җитәкчесе Гүзәлия Нух кызы хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев