САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Петровка Заводта спортчылар Айрат Арсланов белән Хәйдәр Миннәхмәтов истәлегенә хоккей ярышлары үтте

Кичә Петровка Завод мәктәбендә спортчылар Айрат Арсланов белән Хәйдәр Миннәхмәтов истәлегенә хоккей ярышлары узды. Уеннарны оештыручыларның берсе - Сәгыйть Кәлимуллин ачып җибәрде. Район Башкарма комитетының яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин ярышларга килгән командаларны, җанатарларны сәламләп, уңышлы уеннар теләде. Чарада мәрхүм уенчыларның тормыш иптәшләре дә катнаштылар, аларга...

Кичә Петровка Завод мәктәбендә спортчылар Айрат Арсланов белән Хәйдәр Миннәхмәтов истәлегенә хоккей ярышлары узды. Уеннарны оештыручыларның берсе - Сәгыйть Кәлимуллин ачып җибәрде. Район Башкарма комитетының яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин ярышларга килгән командаларны, җанатарларны сәламләп, уңышлы уеннар теләде. Чарада мәрхүм уенчыларның тормыш иптәшләре дә катнаштылар, аларга оештыручылар истәлек бүләге дә тапшырдылар. Шуннан соң Әлфия Миннәхмәтова белән Әлфия Арсланова уеннарга старт биреп, беренче алканы бозга салдылар. Ярышларда Сарман, Шәрләрәмә, Петровка-Завод, Әлмәт районының Мактама бистәсе командалары катнашты. Нәтиҗәдә Шәрләрәмә - беренче, Петровка Завод авылы җыелма командасы - икенче, Сарман командасы өченче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев