Петровка Завод мәктәбе укучысы Әнис Хәбибелхаков укырга да, тәмле ризыклар пешерергә дә өлгерә
Конкурслар һәм акцияләр

Петровка Завод мәктәбе укучысы Әнис Хәбибелхаков укырга да, тәмле ризыклар пешерергә дә өлгерә

Әнис Хә­би­бел­ха­ков Пет­ров­ка Завод мәк­тә­бе­нең унынчы сыйныфын­да гел "4" ле, "5" ле бил­ге­лә­ре­нә ге­нә укый. Спорт бе­лән шө­гыль­лә­нер­гә яра­та. Ае­ру­ча во­лей­болны үз итә. Мәктәптән соң те­лә­ге: сто­ма­то­лог бу­лу. Әнис мәк­тәп­тә үтә тор­ган бар­лык ча­ра­лар­да да те­ләп һәм ак­тив кат­на­ша. Авыл җы­е­ны уңа­ен­нан оеш­ты­рыл­ган яр­мин­кә­гә ул әни­се Иркә бе­лән бер­гә әзер­лә­гән...

Әнис Хә­би­бел­ха­ков Пет­ров­ка Завод мәк­тә­бе­нең унынчы сыйныфын­да гел "4" ле, "5" ле бил­ге­лә­ре­нә ге­нә укый. Спорт бе­лән шө­гыль­лә­нер­гә яра­та. Ае­ру­ча во­лей­болны үз итә. Мәктәптән соң те­лә­ге: сто­ма­то­лог бу­лу. Әнис мәк­тәп­тә үтә тор­ган бар­лык ча­ра­лар­да да те­ләп һәм ак­тив кат­на­ша. Авыл җы­е­ны уңа­ен­нан оеш­ты­рыл­ган яр­мин­кә­гә ул әни­се Иркә бе­лән бер­гә әзер­лә­гән тат­лы кекс алып кил­гән иде. Аның ре­цеп­тын ул без­нең бе­лән дә те­ләп ур­так­лаш­ты:

- Ка­мыр өчен 1 ста­кан ши­кәр ко­мы, 3 йо­мыр­ка, 1 ста­кан сөт яки ке­фир, 200 грамм ак май яки мар­га­рин, аш сер­кә­сен­дә сүн­де­рел­гән 1 чәй ка­ла­гы со­да һәм 2-3 ста­кан он алы­на. Кой­мак ка­мы­рын­нан куе мас­са бар­лык­ка ки­лә. Аны май­лан­ган, кыз­ган та­ба­га са­лып, газ ду­хов­ка­сын­да пе­ше­реп ала­сың. Су­ын­гач, өс­те­нә ку­ер­тыл­ган сөт­кә ит тарт­кыч­тан чы­га­рыл­ган ка­ра җи­меш са­лып бол­га­тыл­ган крем сы­лый­сың һәм вак­лан­ган пе­ченье си­бә­сең, яр­ты сә­гать­кә су­ыт­кыч­ка ку­еп то­ра­сың.


Нет комментариев