САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Пешерә белү тормыш итәр өчен кирәк», — ди Урта Кәшер авылы егете

Рөстәм Рәшитов Урта Кәшер авылында туып-үскән. Иске Кәшер урта мәктәбендә 9 сыйныфка кадәр белем алганнан соң, кечкенәдән пешерергә яраткан егет, һич икеләнмичә, Сарман аграр көллиятенең пешекчеләр әзерләү төркеменә укырга керә.

«Тыныч, ипле, тыйнак егет. Бик ярдәмчел, олыны — олы, кечене кече итә белә, эш сөючән. Мәктәптә җәмәгать эшләрендә актив катнашты, укытучыларны хөрмәт итте. 5-6 классларда укыганда ук, ул үзенең булачак һөнәре хакында сөйли башлаган иде. „Мин пешерергә яратам, шуңа пешекче булачакмын“, — ди иде. Әлбәттә, аның бу теләге өчен без сөендек. Мин Рөстәмгә бары уңыш юлдаш булуын телим, көллияттә дә үз урынын тапкандыр, сынатмыйдыр, дип уйлыйм», — диде егет укыган мәктәп директоры Римма Әхмәтбаева.
Рөстәмнең үзе белән очрашып, аның пешекче һөнәрен сайлау сәбәбен белештек. Аның белән әңгәмәне район газетасының 8 ноябрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев