САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсияләр һәм социаль түләүләр арта

1 нче апрельдән картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча хезмәт пенсияләре арта. Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, 1 нче апрельдән хезмәт пенсияләре, шул исәптән югарырак күләмдә сакланганнары да, картлык буенча хезмәт пенсиясенең иминият өлешен, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча булган пенсияләрне 1,033 коэффициентына индексацияләп билгеләнә. Картлык буенча хезмәт пенсиясенең һәм...

1 нче апрельдән картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча хезмәт пенсияләре арта.
Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, 1 нче апрельдән хезмәт пенсияләре, шул исәптән югарырак күләмдә сакланганнары да, картлык буенча хезмәт пенсиясенең иминият өлешен, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча булган пенсияләрне 1,033 коэффициентына индексацияләп билгеләнә. Картлык буенча хезмәт пенсиясенең һәм инвалидлык, туендыручысын югалту буенча хезмәт пенсиясенең база өлешләре, шулай ук картлык буенча хезмәт пенсиясенең иминият өлеше, инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту буенча база өлешеннән башка исәпләнгән хезмәт пенсияләре аерым-аерым индексацияләнә.
1 нче апрельдән социаль пенсияләр 1,0181 коэффициентына индексацияләнеп исәпләнә. Дәүләт пенсияләре, шул исәптән югарырак күләмдә сакланганнары да ( мәсәлән, инвалидлык пенсиясе күләмендә калдырылган картлык буенча социаль пенсияләр), индексацияләнә. Шулай ук социаль пенсия күләменнән чыгып исәпләнә торган өстәмә матди түләүләр дә арта. Алар: югары казанышлар һәм РФ алдындагы аерым хезмәтләр өчен айлык өстәмә түләүләр; РФ Президентының 1708 нче указы (27.12.1999) нигезендә Советлар Союзы Геройларына, Россия Федерациясе Геройларына һәм 1941-1945 нче елгы Бөек Ватан сугышында катнашкан Дан орденының тулы кавалерларына башкарылучы түләүләр; Федерация Советының вафат булган әгъзаларының яки РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының вафат булган депутатларының гаилә әгъзаларына айлык түләүләр; Россия Федерациясенең төш коралы комплексы оешмаларында хезмәт куючы гражданнарга өстәмә түләүләр.
РФ Президентының 363 нче указы (30.03.2005) белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан аерым категория гражданнарга һәм 887 нче указы (01.08.2005) белән хәрби травма нәтиҗәсендә гарипләнгәннәргә айлык түләүләр; беренче группа инвалидны, 18 яшькә кадәрге инвалид баланы, шулай ук медицина учреждениесе күрсәтмәсе буенча карауга мохтаҗ яки сиксән яшьтән югары өлкән кешене караучыларга түләнүче 1200 сумлык пособие; балачактан беренче группа инвалид баланы, 18 яшькә кадәрге инвалид баланы тәрбияләүчеләргә (уллыкка, опекага алучыларга) түләнә торган 5500 сум күләмендәге пособиеләр арттырылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев