САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Өстәл теннисы – Сарман районында популяр спорт төре

Соңгы арада өстәл теннисының популярлыгы артканнан-арта бара.

Аның техникасына мәктәпләрдә дә өйрәтәләр. 
Әлеге спорт төре вак моториканы яхшырта, игътибарлылыкны арттыра, концентрацияне сакларга ярдәм итә. Балаларның бер урында утырып тора алмауларын исәпкә алсак, бу – аеруча мөһим. Районда да өстәл теннисына зур игътибар бирелә. Даими рәвештә төрле дәрәҗәдәге ярышлар оештырыла. Аларның җиңүчеләре һәм призерлары кыйммәтле призлар белән бүләкләнәләр. 
Сүз уңаеннан 
23 апрельдә Бөтендөнья өстәл теннисы көне билгеләп үтелә. Әлеге датага ул быел гына күчте – аны атаклы Британия теннисчысы, Өстәл теннисы буенча беренче дөнья чемпионатын оештыручы һәм аңа нигез салучы, Халыкара Федерациянең беренче президенты Айвор Монтегюга багышладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев