Өй интернеты: авылларда сораштыру 30 апрельгә кадәр озайтылды
Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы республикадагы зур булмаган торак пунктларның югары тизлекле интернетка ихтыяҗын ачыклау максатыннан үткәрә торган сораштыру вакытын сузды. Хәзер 30 апрельгә кадәр тавыш бирергәмөмкин. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча федераль дәрәҗәдәге ведомство интернет беренче чиратта кайсы авылларда барлыкка киләчәген билгели. Аерым өйләр өчен кирәкле инфраструктураны төзүгә акчалар универсаль хезмәт күрсәтү резервыннан бүлеп биреләчәк.
Әлеге резерв – федераль бюджетта Россия элемтә операторлары керемнәренең билгеле бер өлешен күчерү исәбенә тупланган махсус фонд. Ул хәзерге вакытта база станцияләре, торак пунктларга оптик-җепселле элемтә юллары төзелешенә һәм башка максатларга юнәлтелә.
Сораштыруда катнаша алучылар: халкы 100дән 1000гә кадәр булган, федераль проектлар ярдәмендә дәүләт тарафыннан элемтә инфраструктурасы (мәктәпләр, хастаханәләр интернетка тоташтырылган яки мобиль элемтә өчен манаралар төзелгән) булдырылган авыллар.
Ике сылтама аша тавыш бирергә мөмкин:
https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/583426/
https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/568138/
Катнашу өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталында авторизация узу шарт. Сез үзегезнең төбәкне һәм төгәл йорт адресыгызны күрсәтергә тиеш. Сораштыру аноним рәвештә үткәрелә, җаваплар статистика форматында, аерым шәхескә бәйләнмичә эшкәртеләчәк.
Игътибар: йортны интернетка тоташтырган очракта, бер тапкыр теркәлгән түләү кертергә кирәк булачак. Аннан соң ай саен түләп бару да кертеләчәк.
Әлеге программа «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 2021 елдан башлап тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 6 700дән артык торак пункт мобиль интернетка тоташтырылган. 2026 елның 25 декабренә кадәр тагын 100 авыл киң полосалы интернет белән тәэмин ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев