САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өч көнлек Униса автолюлькалы булды

Бүген район балалар тудыру йортында алтынчы балаларын алып кайткан, Җәлил поселогында яшәүче Илназ һәм Илсөяр гаиләсенә автолюлька тапшыру тантанасы үткәрелде.

Татарстан Республикасында 22 май көнне, балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан, “Игътибар – балалар!” профилактик чарасына старт бирелде. Ул 4 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдикованың хәбәр итүенчә, “Игътибар – балалар!” чарасы кысаларында “Бала – төп пассажир” акциясе үткәрелә. Шул уңайдан бүген район балалар тудыру йортында алтынчы балаларын алып кайткан, Җәлил поселогында яшәүче Илназ һәм Илсөяр гаиләсенә автолюлька тапшыру тантанасы үткәрелде.
Аны Алсу Ситдикова һәм ЮХИДИнең район бүлекчәсе юл-патруль хезмәте инспекторы Илнур Шәрипов тапшырдылар. Алсу Ситдикова гаиләгә имин юллар теләде.
- Машинабыз бар, әмма автолюлькабыз юк иде әле. Бу безнең өчен – бик кадерле бүләк. Безне сөендерүчеләргә зур рәхмәт, - диде гаилә башлыгы Илназ Хәйруллин.
Бала 3520 килограммлы, 53 см лы булып туган, сау-сәламәт, аңа Униса дип исем кушачаклар. Баланы алырга, әти-әнисеннән тыш, әбисе Тәгъзимә апа, Илсөярнең апасы Миләүшә ханым, апасы – алты баланың бишенчесе Хәят тә килгәннәр иде.
- Униса – минем тугызынчы оныгым. Башкаларын үстерешергә ярдәм иттем, монысын да үстерешә алсам иде, - диде ул.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев