САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өч яшьлек Тамир республикада чемпион булган

«Комсомольская правда» газетасы оештырган «Кечкенә чемпион» спорт бәйгесендә катнашып, өч яшьлек Сарман малае икенче тапкыр алтын медальгә лаек булган.

— Өченче ел рәттән катнашабыз. Ул 6 айлык нәниләрдән алып өч яшькә кадәр булган кечкенәләр арасында оештырыла. Бу — билгеләнгән аралыкны тизлеккә узуга юнәлдерелгән гаилә ярышлары, — диде Тамирның әнисе Гөлгенә.

Ә бәйге, чыннан да, кызыклы. Алты айдан бер яшькә кадәр булган нәниләргә 8 метр араны үрмәләп үтү бурычы куела. Бер яшьтән ике яшькә кадәр кечкенәләр шул ук араны йөгереп узалар. Ә өлкәнрәкләр — ике яшьтән өч яшькәчәләр бу араны финишка кадәр сикереп үтәләр. Барысы да гади кебек, әмма шул ук вакытта җиңел дә түгел.

— Чараны үткәрү максаты ниндидер рекорд куюда түгел. Ул — бик күңелле, кәефне күтәрә торган, бик җанлы бәйрәм. Аннан энергия алып, балалар өчен сөенеп кайтабыз, үзебез дә сабыйларча куанабыз. Хәтта урыныннан кузгалмаган, ашыкмаган балалар да бу бәйгедә бүләксез калмыйлар, алар өчен дә аерым номинация каралган, — ди әтисе Радис.

Тамир мондый төр ярышта өченче елын катнашкан. 9 айлык вакытта ук ул, үрмәләп, көмеш медаль алган. Менә икенче ел рәттән исә алтынга ия булган. Юкка гына аны бәйгене оештыручылар «чемпионнар чемпионы» дип атамаганнар инде.

Өч яшьлек Тамир республикада чемпион булган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев