САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Нөркәй мәктәбе укучылары музейда кунакта булдылар

.

“Пушкин картасы” проекты кертелү яшүсмерләрне иҗади яктан үстерү өчен шактый мөмкинлекләр тудырды. Шушы проект кысаларында музей хезмәткәрләре үз эченә экскурсияләр, викториналар, интерактив чаралар кергән кызыклы программа әзерләделәр. Бүгенге "Тукучылык-борынгы һөнәр" интерактив чарада Нөркәй мәктәбе укучылары катнашты. Чара барышында алар тукылган әйберләрнең гамәли кыйммәтен, кул эшләре материаллары, җепләрнең сыйфаты һәм төсе буенча кул эшләре материалларының төрлелеге турында белделәр; кулдан туку техникасының төп төшенчәләре һәм тарихы белән таныштылар. Практик өлештә музей хезмәткәрләре белән бергә йон язып, җеп җегерләп, киләпне йомгакка урап, һәр укучы кул станнарында кечкенә генә паласлар тукып карадылар, туку станында эшләп, тукучылык серләренә төшенделәр. "Кул эшләрендә – күңел нуры" күргәзмәсендәге кулдан тукылган сөлгеләр, паласлар, алъяпмалар үткәннәргә күз салу, халык осталарының буыннан-буынга күчеп килгән зирәклеген, талантын күрү һәм тою мөмкинлеге бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев