САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәдәният

Нөркәй артистларын Сарман һәм Мөслим районнарында да көтеп алалар

Зур Нөркәй авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче үзешчән театр коллективы Сарман һәм Мөслим районнары авылларында унынчы тапкыр Гөлшат Мөхәммәтшинаның «Гафу итә алсаң әгәр...» дигән спектаклен сәхнәләштерде.

Әлеге әсәр бик дулкынландыргыч: аның үзәгендә әни һәм кызның бер- берсенә карата катлаулы мөнәсәбәтләре күрсәтелә. Бер-берсен аңламау, гаеп тагу зур югалтуларга китерә. Шундый авыр югалтулар аша гына гаиләдә ышаныч, яхшы мөнәсәбәтләр туа. Бу пьеса тамашачыларга чын тормыш кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итә.

Спектакльдә катнашучы артистлар Гүзәл Хуҗина, Фәридә Хәлиуллина, Әминә Ситдыйкова, Равилә Сибгәтуллина, Ләйсән Салихова, Әлфия Шәрәфетдиноваларның уйнавын халык бик яратып кабул итә: спектакль барышында көлеп тә ала, күз яшьләренә тыела алмыйча, елап та утыра. Спектакль беткәч, озаклап кул чабып алкышларга күмә. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер – Илһамия Кутусова.

Фотолар район Башкарма комитетының мәдәният бүлегенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев