Бүген район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды. Анда районның мәктәп, балалар бакчалары хезмәткәрләре, ветеран укытучылар чакырулы иде.
Иң элек видеоязма аша Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путинның бәйрәм сәламе яңгырады.
Чарада катнашкан район башлыгы Фәрит Хөснуллин барлык мәгариф хезмәткәрләрен, ветераннарны бәйрәм белән тәбрикләде, көннәр иминлеге теләде, нәтиҗәле хезмәт куйган педагогларга район Советының Мактау грамоталарын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова да бәйрәм сәламнәре җиткерде, мөгаллимнәргә, тәрбиячеләргә хезмәт уңышлары теләде, ветераннарга рәхмәт әйтте. Район мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков та укыткан укытучыларына рәхмәт сүзләре ирештерде, барлык мөгаллимнәргә Аллаһ Тәгаләнең хөрмәтендә яшәүләрне теләде. Аннан ветераннарга Фәрит Мөнәвир улы белән берлектә әзерләнгән бәйрәм күчтәнәчләре тапшырды.
Тантана танылган татар эстрадасы җырчысы Зәринә Хәсәншинаның матур җырлары белән үрелеп барды.
Бәйрәм чарасын Сарман урта мәктәбе директоры урынбасары Фәрит Салихов белән мәгариф бүлеге методисты Гөлнара Салихова алып бардылар.
Нет комментариев