Мәгариф хезмәткәрләре узган елга йомгак ясадылар, яңа уку елына бурычлар билгеләделәр
Мәгариф

Мәгариф хезмәткәрләре узган елга йомгак ясадылар, яңа уку елына бурычлар билгеләделәр

Бүген район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үткәрелде. Ул быел «Бүгенге стратегик өстенлекләр – киләчәкнең нигезе» дигән темага багышланды.

Киңәшмә эшендә мәртәбәле кунаклар, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге начальнигы Роза Шәяхмәтова катнаштылар. Чарага шулай ук район җирлекләре башлыклары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, мәгариф ветераннары чакырылган иде.  

Район җитәкчелеге һәм кунаклар иң элек район мәдәният йорты фойесында инновацион мәйданчыклар эшчәнлеге белән таныштылар. Ә киңәшмә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән башланып китте. Анда  катнашучыларны яңа уку елы белән видеоэлемтә аша Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов тәбрикләде, алда торган үзгәрешләр һәм алга куелган бурычлар белән таныштырды. Соңыннан сүз, педагогик хезмәткәрләрне сәламләү һәм конференциянең пленар утырышын ачып җибәрү өчен,  район җитәкчелегенә бирелде. Мәгариф бүлеге начальнигы  Гөлназ Исмәгыйлова 2025-2026 ел йомгаклары һәм 2026-2027 елларга Сарман районы мәгариф системасын үстерү векторлары турында сөйләде. Мәгариф бүлеге методисты Гөлнара Салихова «Мәктәпкәчә белем бирү – киләчәкнең нигезе» дигән темага чыгыш ясады. Җәлил поселогының беренче мәктәбе директоры Гөлнара Латифуллина «ФизМат. Прорыв в школе» республика проектын тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Җәлил икенче мәктәбенең информатика укытучысы Рафис Гатинның «Мәктәптә ясалма интеллект: Вакытны тере аралашу өчен бушатабыз» дигән темага ясаган доклады да барысы өчен дә кызыклы булды. Сарман аграр көллиятенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәмис Шәмсетдиновның чыгышы «Профессионалитет: эшче карьерасына яңа караш» дигән темага багышланган иде. Ләшәү Тамак мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ландыш Шәйдуллина «Мирас: бер буыннан икенче буынга» проекты буенча башкарган эшләрен яктыртты.

Киңәшмәгә йомгакны Роза Искәндәр кызы ясады. Ул республика мәгарифе казанышларына тукталды, районыбыз мәгарифе эшчәнлегенә югары бәя бирде, бик күп уңай фикерләр әйтте.

Киңәшмәнең икенче – тантаналы өлешендә мәгариф тармагының югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләренә Россия Федерациясе Мәгариф, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыклары, Сарман район Советы, мәгариф бүлеге бүләкләре тапшырылды.


Нет комментариев