САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт мәктәбендә 12 елдан соң беренче чыгарылыш булды

Бүген «Сарман» кинотеатрында Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт мәктәбен тәмамлаган биш укучыга урта белем аттестатлары тапшырылды.

Ике егет, өч кызның шатлыгын уртаклашырга әти-әниләр, җитәкчеләр килгәннәр иде. Мәктәп директоры Рамил Садыйков укучыларга хәерле юл теләде, төп белем документларын тапшырды. Авылдашлары - Татарстанның танылган геологы Мирсаяф Салихов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Гайфутдинов, район мөхтәсибе Сәед хәзрәт, озак еллар Әлмәт мәктәбен җитәкләгән Рәҗәп Фәттахов, Сарман матбугат үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова, мәгариф бүлеге методисты Рузилә Әхмәтшина, сыйныф җитәкчеләре Фәридә Заhирова, әти-әниләр исеменнән Венера Шәймәрданова тәбрикләделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Тантананы кинотеатр директоры Ринат Шәрәфетдинов алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев