«Нейрочелтәр безне дә алыштырырмы?» – дип борчыла район халкы
Заманча технологияләр безнең тормышыбызны шактый җиңеләйтәләр. Моңа без күптән күнектек инде, тиешле әйбер сыман кабул итәбез. Автомат йөртүгә көйләнгән автомобильләр, керне юып кына түгел, киптереп тә бирүче махсус машиналар бар. Тузан суырткычның роботлары идәнне юа беләләр, суыткычлар үзләрен-үзләре эретәләр...
Бу дөньяда тагын да заманчарак нәрсә уйлап чыгарып буламы икән? Баксаң, монда да уңай җавап табып була. Ясалма интеллект турында ишетмәгән кеше сирәктер, мөгаен. Ул югарыда телгә алынган техникалар эшендә дә кулланыла. Ләкин соңгы елларда ясалма интеллект зур-зур адымнар белән тагын да алгарак атлый. Хәзер ул кешене функционал буенча гына түгел, тышкы яктан да алыштыра ала икән.
Ясалма интеллектның «Нейрочелтәр» дип исемләнгән тармагы турында беләсегез килсә, район газетасының 15 ноябрь санын укыгыз.
Рәсем – ru.freepik.com сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев