САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наркотикларга каршы даими көрәшәбез

.

 Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аны комиссия рәисе - район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. 
Көн тәртибендә ике мәсьәлә каралды. "Наркомания белән авыручыларны дәвалау, комплекслы тернәкләндерү һәм ресоциализацияләү турында. Районның гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларына профилактик медицина тикшерүләре уздыру йомгаклары турында” үзәк район хастаханәсе табибы - психиатр-нарколог Айрат Бакиров чыгыш ясады. Икенче сорау - "Алкоголь, наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучы затлар яшәгән гаиләләрне ачыклау турында. Ведомствоара патронат оештыру турында” сүз “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Ләлә Насыйбуллинага, Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча җинаятьләр эзләү җитәкчесе Айдар Гатиятуллинга бирелде. 
Утырыш барышында һәм ахырда район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәр чыгыш ясаучыга үзенең тәкъдим-киңәшләрен җиткерде, бурычлар билгеләде.

Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев