САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наил абый белән Раушания апа — Чукмарлы авылында хөрмәтле кешеләр

Аларның өе — авылга кергәндә беренче йорт. Ул авылга кайтучылар-килүчеләрне челтәрле, бизәкле тәрәзә йөзлекләре белән каршы ала.

Йорт янында гына — Наил һәм Раушания Шәйхетдиновлар ясаган ял почмагы, уен мәйданчыгы. Ул үз сабыйларының гына түгел, авыл балалары, оныкларының да яратып уйный торган урыны. Авылга кайткан-килгән һәркем менә шушы юлдан, шушы матурлыкны күреп үтә.
Наил абый, Петровский Заводта урта мәктәпне тәмамлагач, Әлмәттә бер ел ташчы һөнәрен үзләштерә. Аны эшкә Минзәләгә билгелиләр. Ләкин ике айдан армиягә алалар. Ике ел хезмәт итеп кайткач, өй җиткерә. Бер-берсеннән ике генә йорт аша яшәүче Раушания апа белән дүрт ел йөреп өйләнешәләр. Тигезлектә, татулыкта яшәп, ике бала үстерәләр. Бүгенге көндә икесе дә — лаеклы ялда. Гаилә башлыгы 44 ел механизатор булып эшли, Раушания апа да гомер буе бер урында — балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт куя.
«Өй янындагы бала-чага тавышыннан туймыйсызмы сез?» — диючеләргә алар: «Туймыйбыз. Балаларны яратабыз, рәхәтләнеп уйнасыннар», — дип җавап бирәләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев