Мөхәммәтшин: Тукай поэзиясе дөнья мәдәниятенең мөһим өлешенә әйләнде
Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай коммеморация объекты буларак: дәүләт һәм җәмгыять» исемле Бөтенроссия фәнни конференциясе үз эшен башлады. Чарада фәнни хезмәткәрләр, белгечләр шагыйрьнең әдәби мирасын саклау, тарихи хәтерне ныгыту, киләчәк буыннарга тапшыру, шулай ук яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү мәсьәләләрен карады, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
Конференциядә катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Ул Татарстан Фәннәр академиясенә конференцияне оештырганы өчен рәхмәтен җиткерде. Аның әйтүенчә, галимнәрнең шагыйрьнең мәдәни мирасын актуальләштерү, аны саклау, халыкара дәрәҗәдә татар шагыйренең имиджын ныгыту эшенә игътибары аеруча кыйммәтле.
– Туган тел көне һәм татар халкының бөек улының туган көне алдыннан мондый чара символик мәгънәгә ия. Без бу конференция аша бай мирас калдырган шагыйребезгә рәхмәтебезне белдерәбез. Тукай үз таланты белән үткәнне бүгенге көн һәм киләчәк белән бәйләп, татар мәдәниятенең киләчәк юнәлешләрен билгеләде, – диде Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда шагыйрь истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эшләр башкарыла. Һәр муниципаль районда Тукай туган көнне истәлекле кичәләр, күргәзмәләр, шигырь бәйгеләре, социаль челтәрләрдә акцияләр оештырыла. Туган тел көнендә Татарстан Рәисе Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен тапшыра. Шагыйрьгә бәйле объектларда реставрация бара, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яңа һәйкәлләр ачыла. Фәннәр академиясе һәм Язучылар берлеге Тукай мирасын өйрәнү буенча киң масштаблы тикшеренүләр алып бара.
Фәрит Мөхәммәтшин шунысын ассызыклады: Тукайның гуманистик шигърияте дөнья мәдәниятенең аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Аның әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителгән. «Россиядәге һәр кешегә кадерле булган бөек рус шагыйре Александр Пушкинны үзенең остазы санап, Тукай шигърият аша халкына мәңгелек кыйммәтләрне җиткерде. Аның күренекле әсәрләре Россия халыклары дуслыгының шигъри манифестына әверелде», – дип искәртте ул.
Фәрит Мөхәммәтшин конференциядә катнашучыларга уңышлар, кызыклы бәхәсләр һәм нәтиҗәле аралашулар теләде.
Чарада Россиядән, Төркиядән, Үзбәкстаннан, Казахстаннан, Кыргызстаннан тарих, әдәбият, музей эше, сәнгать белеме өлкәләрендә эшләүче 100дән артык галим һәм белгеч җыелган.
Конференциядә биш юнәлеш эшли: «Идеология һәм хакимият аспектында дәүләт коммеморация стратегияләре», «Иҗтимагый аңда һәм коллектив хәтердә Тукай образы», «Мәдәни киңлектә коммеморатив практикалар», «XX-XXI гасырларда Габдулла Тукайның иҗади мирасын актуальләштерү», «Татар мәдәниятендә һәм милли тәрбиядә Габдулла Тукайның роле һәм урыны».
Бүген конференция кысаларында Габдулла Тукай истәлегенә багышланган махсус күргәзмә дә эшли. Анда шагыйрьнең тормышы, иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлегенең төп мизгелләрен чагылдырган фотосурәтләр һәм документлар тәкъдим ителә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев