САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Морбашта кичә җыр бәйрәме булды

.

Кичә – 25 май көнне кичке якта Морбаш авылында районыбыз мәдәниятенә зур өлеш керткән райондашыбыз – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы, бик матур көйләр язучы Рафис Уразаев белән “Үткәннәрең моңлы бер җыр кебек” дигән очрашу үткәрелде. Чараны Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы район бүлеге оештырды. Очрашу Рафис абый туып-үскән нигездә капка төбендә үткәрелде. Анда “Ак калфак” оешмасының район бүлеге, “Сарман таңнары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, сәнгать һәм әдәбият сөючеләр, Рафис абыйның якыннары, авылдашлары һәм башкалар катнаштылар. Алар Рафис Уразаев турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, аның гомер һәм иҗат юлын искә төшерделәр. Бәйрәм җыр, биюләр һәм уеннар белән аралаштырып алып барылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев