САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!”

Җәмгыятьтә барган социаль үзгәрешләр чорында бар кеше дә тигез булып бетә алмый, шуңа аз керемлеләр өчен республикада адреслы ярдәм программасы тормышка ашырыла. Менә бишенче ел инде Президентыбыз Р.Миңнеханов инициативасы белән "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе үтә. Аның максаты: мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керергә әзерләнүче аз керемле, күп балалы гаиләләрдә...

Җәмгыятьтә барган социаль үзгәрешләр чорында бар кеше дә тигез булып бетә алмый, шуңа аз керемлеләр өчен республикада адреслы ярдәм программасы тормышка ашырыла.
Менә бишенче ел инде Президентыбыз Р.Миңнеханов инициативасы белән "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе үтә. Аның максаты: мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керергә әзерләнүче аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук инвалид балаларны беренчел кирәк-яраклар тутырылган букчалар, спорт костюмнары белән тәэмин итү, шул рәвешле балаларга бәйрәм бүләк итү. Бу уңайдан район үзәгендә дә зур тантана үтте. Сарман һәм якын-тирә авыллардан килгән балалар иң элек Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда булдылар, андагы экспонатлар белән таныштылар. Аларның һәркайсына "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе футболкалар тапшырды. Балалар аны бик теләп кабул иттеләр. Аннан алар Ленин урамы буйлап ял паркына үтте. Анда бай эчтәлекле матур концерт программасы әзерләнгән иде. "Районда, традиция буларак, быел да "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе старт алды. Бу изге айда игелекле эштә катнашкан һәр кешегә, оешма-предприятиеләргә зур рәхмәт белдерәм, - диде муниципаль район башлыгы Н.Закиров һәм балаларга, әти-әниләргә иң изге теләкләрен ирештерде. - Бу көн, мәктәп тормышын башлаганда, матур бер мизгел булып исегездә калсын. Тырышып укыгыз. Әти-әниләрегезне яхшы билгеләр белән генә сөендерегез. Сезгә бәхетле киләчәк, укуда, тормышыгызда зур уңышлар, әти-әниләргә бала тәрбияләүдә сабырлык, шатлык, куанычлар телим. Ата-ананың бәхетле картлыгы - аның тәрбияле балалары. Балаларыгызның уңышларына сөенеп яшәгез, гаиләләрегездә иминлек булсын". Балаларны котларга РФ Дәүләт Думасы депутаты М.Галимәрданов та килгән иде. "Һәркемнең үз баласын тәрбияле, белемле итеп күрәсе килә. Әлбәттә, тырышып укыганнар үз максатларына ирешә. Хәзер мөмкинлекләр дә күбәйде. Шәһәр мәктәбе белән авыл мәктәбе арасында аерма да елдан-ел кими. Моның өчен дәүләт җитәкчелеге дә, "Бердәм Россия" партиясе дә бар көчен куя", - диде ул. Ахырда Н.Закиров белән М.Галимәрданов беренчегә баручыларның һәркайсына мәктәп букчалары белән спорт костюмнары бүләк иттеләр. Шул да мәгълүм булсын, быел район буенча 410 бала беренче класска укырга бара. "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе кысаларында бу көнне шуларның 97се мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалы, спорт костюмлы булды. Ялгызы гына беренчегә укырга барачак игезәк кызлар тәрбияләүче, инвалид баласы булган Марина Хәмитовага махсус бүләк тә тапшырылды. Болар өчен ул район хакимиятенә, аеруча Н.Закировка, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсенә, бәйрәмне оештыручыларга эчкерсез рәхмәтен белдерде. "Бу - безнең өчен зур бүләк", - диде ул. Муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге дә бәйрәмгә буш кул белән килмәгән - балаларга ел дәвамында район үзәгендәге һәм Җәлил поселогындагы спорт базаларында бушлай шөгыльләнү өчен сертификатлар тапшырылды. Соңыннан балалар төрле уеннар уйнадылар, спорт ярышларында көч сынаштылар, балчыктан чүлмәк ясау серләренә төшенделәр. Бәйрәм "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә чәй табыны янында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев