Министр Марат Әхмәтов җырлаган видеоролик социаль челтәрләрдә таралды
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының җырлавын халык яхшы бәяләгән.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бер чарада татар халык җырын башкарган. Видеоролик социаль челтәрләрдә таралды.
"Минтимер Шәймиевкә кушылып, Марат Әхмәтов та җырлап җибәрде. Афәрин!" - диелгән видеода.
Марат Әхмәтов "Олы юлның тузаны" дигән җыр җырлаган. Халык та министрның җырлавын ошатып: "Менә бу тавыш! Йөрәк түреннән моң ургылып чыга. Җырның һәр сүзе аңлаешлы. Марат Әхмәтов бар яктан да килгән легендар шәхес", "Марат абый бик матур җырлый", - дигән сүзләр язган.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/23/190280/
Фото: Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев