Матбугат үзәгеннән көн рецепты – әтәч гөмбәсе һәм сохари белән салат
Сезгә әтәч гөмбәсе һәм сохари белән салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - әтәч гөмбәсе - 500 грамм; - каймак - 100 грамм; - арыш сохарие - 50 грамм; - салат - 1 кап; - укроп - 3 сабак; - бөртекле ачы аштәмләткеч - ½ чәй калагы. Салат яфракларын ныклап...
Сезгә әтәч гөмбәсе һәм сохари белән салат рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булалар:
- әтәч гөмбәсе - 500 грамм;
- каймак - 100 грамм;
- арыш сохарие - 50 грамм;
- салат - 1 кап;
- укроп - 3 сабак;
- бөртекле ачы аштәмләткеч - ½ чәй калагы.
Салат яфракларын ныклап юабыз, сөлгегә яки башка материалга киптерергә куябыз.
Пешкән гөмбә, каймак, сохари, ачы аштәмләткеч һәм укропны бутыйбыз. 5 минутка калдырабыз.
Салат яфраклары салабыз. Уртага гөмбә белән сохари салабыз һәм яшеллек белән бизибез (бу очракта - туралган укроп һәм салат яфраклары).
Барлыгы 10 минут вакыт кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев