Матбугат үзәгеннән көн рецепты – сельдерей белән язгы салат
Сезгә сельдерей белән язгы салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - болгар борычы - 60 грамм; - сельдерей сабаклары - 70 грамм; - редис - 2 данә; - яшел суган - 2 данә; - 18 % эремчек - 2 аш калагы; - тәмләткечләр - ½ аш калагы; - сарымсак -...
Сезгә сельдерей белән язгы салат рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булалар:
- болгар борычы - 60 грамм;
- сельдерей сабаклары - 70 грамм;
- редис - 2 данә;
- яшел суган - 2 данә;
- 18 % эремчек - 2 аш калагы;
- тәмләткечләр - ½ аш калагы;
- сарымсак - 1 тырнак;
- зәйтүн мае - 1 аш калагы;
- кыяр - 40 грамм.
Яшелчәләрне шакмаклап турыйбыз, суганны - боҗра формасында. Бутыйбыз, тәмләткечләр салабыз.
Салат савытына, катлам-катлам итеп, әзерләп куелган яшелчәләрнең яртысын салабыз. 1 аш калагы эремчек, өстенә яшелчә һәм тагын эремчек өстибез.
Яшеллек өстибез, май салабыз.
Барлыгы 10 минут вакыт кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев