Матбугат үзәге «Юлдан барыш, очраттым юлбарыс» дигән бәйге игълан итә
Җиңүчеләрне бүләк көтә.
Дуслар! Белгәнебезчә, якынлашып килүче 2022 елның символы булып Юлбарыс санала. Шул уңайдан без әлеге матур, төз гәүдәле, кәс-кәс атлап йөрүче ерткыч җанвар белән бәйле бәйге игълан итәргә булдык.
Ул «Юлдан барыш, очраттым юлбарыс» дип исемләнәчәк. Анда катнашу өчен юлбарыс белән төшкән фотоларыгызны sarmangazetam11@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Үзегезнең исем-фамилиягезне, кайдан икәнегезне дә язарга онытмагыз. Әлбәттә, бары тик тере юлбарыс белән генә төшкән фотолар турында сүз бармый, кышкы фигура яки әлеге зур мәче сурәте алган кешеләр, уенчыклар белән төшкән фотолар да бәйге шартларына туры киләләр. Бәйгенең дәвамлылыгы Яңа елдан алып Искечә Яңа елга кадәр чикләнә, ягъни ул 2021 елның 31 декабреннән алып 2022 елның 13 январенә барачак. Аңа нәтиҗә 14 январьдә ясалачак.
Бәйгедә катнашырга ашыгыгыз! Җиңүчеләрне бүләк көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев