САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Ләйсән" балалар бакчасында Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр

2000 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 февральне Халыкара туган тел көне итеп үткәрү турында карар кабул итте. Без,"Ләйсән" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме дә читтә калмадык Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез - татар теле белән горурлану...

2000 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 февральне Халыкара туган тел көне итеп үткәрү турында карар кабул итте.

Без,"Ләйсән" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме дә читтә калмадык Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез - татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү максатыннан ,Халыкара Туган тел көненә багышлап "Туган телем - иркә гөлем" исемендә кичә үткәрдек.

Безнең туган телебез - татар теле. Без туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык, татар халык уеннары уйнадык. Халкыбыз элек-электән тапкыр, зирәк булган. Тел турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар әйтештек. Балалар китапханәсе мөдире Раилә Гыйләҗева балаларны бик тә кызыклы "Көчле дә ул, бай да, ягымлы да татар теле"исемендәге китап күргәзмәсе белән таныштырып китте. Бәйрәмебезне Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамладык. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Илгизә Зыятдинова һәм Гөлнира Федорова, мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев