Ләшәү-Тамак мәктәбендә “Кошларны каршы алу” ае узды
Март ае буена укучылар биологоя һәм химия фәннәреннән кызыклы викториналарда катнаштылар, “Иң матур плакат” һәм “ Иң матур кош оясы " конкурсына кул эшләрен, рәсемнәрен алып килделәр.
21 март көнне балалар кош оялары өчен тавыш бирделәр һәм һәрбер класслар плакатларын яклады. Укучылар төрле хайваннар, үсемлекләр турында сөйләделәр. Экологик проблема турында кызыклы документаль кино карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев