САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт егете Газинур Гайнетдинов республика данын яклаячак 

.

Сарман аграр көллиятенең 2 курсында укучы Газинур Гайнетдинов “Яшь профессионаллар” Региональ чемпионатында “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясендә республика данын яклаячак. Көллияттә узган этап ярышларында җиңеп чыкканнан соң, Газинур республикакүләм дә катнашып, җиңү яулады. Киләсе елда апрель аенда чемпионат Белгородта үтәчәк. Райондаш егетебез хәзер шул ярышларга әзерләнә. 
- Рәхмәт остазларыма, укытучыларыма, бигрәк тә мастерыбыз Фәнис Мөхәммәтшинның өлеше күп. Кечкенәдән техника серләренә төшендергән, һәрвакыт үзе белән ияртеп йөреп, мине эшкә өйрәткән әтиемә рәхмәтем зур, - ди җиңүче егетебез. 
Без аңа киләчәктә дә биек үрләр, зур уңышлар телибез.

Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев