САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмөхәммәтовлар ике бәйрәмне бергә билгеләп үтәләр

.

 Бүген – 22 декабрь көнне Сарманда яшәүче Альберт һәм Венера Әлмөхәммәтовлар алтын туйларын билгеләп үтәләр. Венера апаның шулай ук – туган көне дә.
 Аларны гомер бәйрәмнәре белән район җитәкчелеге исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. 
 “Сез – районыбызның олы хөрмәткә лаек ветераннары. Юл төзелеше, автотранспортны ягулык белән тәэмин итү өлкәсендә куйган намуслы хезмәтегез, бүгенге көнгәчә ветераннар хәрәкәтендә, районыбыз тормышында актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм”, - диелгән иде Фәрит Мөнәвир улы кул куйган Рәхмәт хатында.
 Юбилярларны шулай ук район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина тәбрикләде.
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев