30 ноябрьдә Менделеевск районының Иске Гришкино авылы керәшен мәдәнияте үзәгендә, “Җәмле Җураш буйларында” дип исемләнгән беренче төбәкара керәшен мәдәнияте фестивале һәм керәшен яшьләренең бөтенроссия “Туым Җондызы” –“Рождественская звезда-2020” XI этник бәйгесе узды.
Аларда Ләке авылының" Игәнә "керәшен халык фольклор һәм "Айбагыр" керәшен балалар ансамбльләре катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Раилә Асанова җитәкчелегендәге " Игәнә" халык фольклор ансамбле беренче урынны яулады. Римма Тимирова җитәкчелегендәге "Айбагыр" ансамбле өченче урынга лаек булды. Фестивальдә вокал номинациясендә Римма Тимирова икенче урынны алды.
Нет комментариев