Җәлил укучысы фәнни проектлар конкурсында җиңде
Мәгариф

Җәлил укучысы фәнни проектлар конкурсында җиңде

Җәлил беренче мәктәбенең 4 сыйныф укучысы "Туган як экологиясе"фәнни проектлар конкурсында җиңүче булды.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Рус география җәмгыяте белән берлектә, конкурста җиңүчеләр өчен безнең якның матур урынына - Түбән Кама милли паркына бару оештырылды. Музей мөдире һәм орнитолог Ринур Һади улы Бикмансуров үткәргән экскурсия вакытында, алар арасында Җәлил беренче мәктәбенең 4 а сыйныфы укучысы Галиев Аяз һәм аның укытучысы Асылгәрәева Розалия Әнәс кызы да бар иде. Бу сәфәр яңа җиңүләргә этәргеч булсын.


Нет комментариев