Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Казан шәһәрендә экскурсиядә булдылар
Җәмгыять

Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Казан шәһәрендә экскурсиядә булдылар

Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Казан шәһәрендә экскурсиядә булдылар .

 

Бер төркем социаль ярдәм алучылар – алар арасында коляскада  хәрәкәтләнүчеләр дә бар –  Казан шәһәрендә кунакта булдылар. Аларны, шәһәргә кергәндә, экскурсовод Асия ханым каршы алды, ул шәһәрне күрсәтеп,  Казан Кремле, Иске Татар бистәсе, Мәрҗәни мәчете, башка истәлекле урыннар турында сөйләде. Шулай ук 18-19 гасырларда шәһәрдә яшәгән күренекле шәхесләрне искә алды. Уңайлы автобуста сәяхәт ялыктыргыч булмады, аннан һәркем канәгать калды.


Нет комментариев