САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлил гимназиясендә "Милләтләр дуслыгы" бәйрәме үтте

21 февральдә Җәлил гимназиясендә Халыкара туган тел көне уңаеннан "Милләтләр дуслыгы" бәйрәме үткәрелде. Гимназиядә 10 төрле милләт баласы белем ала һәм алар үзара дус-тату яшиләр. Төрле милләт балаларының үзара дус-тату яшәве толерантлык үрнәге булып тора. Укучылар арасында дуслык җепләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша укучылар бер-берсенең мәдәнияте, яшәү...

21 февральдә Җәлил гимназиясендә Халыкара туган тел көне уңаеннан "Милләтләр дуслыгы" бәйрәме үткәрелде. Гимназиядә 10 төрле милләт баласы белем ала һәм алар үзара дус-тату яшиләр. Төрле милләт балаларының үзара дус-тату яшәве толерантлык үрнәге булып тора. Укучылар арасында дуслык җепләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша укучылар бер-берсенең мәдәнияте, яшәү рәвеше, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.

Бу бәйрәмдә төрле милләт балалары үләренең туган телләрендә чыгыш ясадылар: Рамил Мамедов, Тимур Гусейнов азәрбайҗан телендә, Ясминә Әхмәтшина үзбәк телендә, Илнар Әкрамов һәм Эльвира Габидуллина татар телендә шигырь сөйләделәр. Укучылар башкаруында үзбәк, татар, башкорт, рус, әрмән биюләре барсын да таң калдырды.

7 нче "Б" сыйныфы укучысы Данил Карпишинның "Әниләр" турындагы һәм 4 нче "А" сыйныфы укучысы Эмиль Нурмиев башкаруында "Кәләпүшем- калфагым" җырлары залда утыручыларның күңелләренә хуш килде, укучыларыбызны көчле алкышларга күмде.

Бәйрәмдә бистәбездә эшләп килә торган "Ак калфак" ансамбле әгъзаләренең дә катнашуы кичәбезне тагын да ямьләндерде.

Кичә ахырында гимназия директоры Гөлнара Булатова тагын бер кат Туган тел көне белән котлады, оештыручыларга, укучыларга, килгән кунакларга үзенең зур рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев