САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ләшәү Тамактан Әсхия Мортазинага 95 яшь тулды

Ләшәү Тамак авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Мортазина Әсхия Мортаза кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Әсхия апа тормыш авырлыкларын күп күргән. Сугыш башлануга, колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. Соңрак урман кисә, торф чыгарырга бара. Ялгызы өч баланы тәрбияләп үстерә, күп еллар иренең әнисен тәрбияли, кадерләп соңгы юлга озата. Әсхия апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Татарстан Республикасы рәисе Миңнеханов Рөстәм Миңнехановның туган көн бүләген һәм Җиңү бәйрәме бүләген район башлыгы Фәрит Хөснуллинның рәхмәт хатын һәм бүләген тапшырды. Ветеранны юбилее белән Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, җирлек ветераннар советы рәисе Гөлмира Ситдыйкова да тәбрикләделәр. Ветеранга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, шатлыклы тормыш теләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев