Ләшәү Тамакта балан белән миләшкә багышланган дәрес узды
Узган җомгада «Җәйге шифа» проектының тагын бер истәлекле дәресе үтте. Бу юлы игътибар үзәгендә миләш белән балан агачы булды.
Уттай балкып торган бу җимешләрнең сәламәтлек өчен файдасы әйтеп бетергесез икәнлеге хакында сөйләгәнче, гадәттәгечә, бакыйлыкка күчкән авылдашларыбыз, дога өмет иткән барлык әрвахлар рухына Минзхәт абый Нургалиев Коръән сүрәләре укыды, ил-көннәргә, күңелләребезгә тынычлык сорап, дога кылдык, ышану көче хакында вәгазь тыңладык.
Проектның чираттагы дәресен авылыбызда шәфкать туташы булып эшләп киткән Марселия апа Гәрәева алып барды. С витаминына бай булган җимешләр хакында табибә-мөгаллимә, сәнгатькә гашыйк булгангадыр, җыр юллары белән дә “сөйләп” бирде.
Дәреснең икенче өлеше кешеләргә изгелек, игелек китерүче шәфкать ияләре – авылыбызның фельдшерларына һәм мал табибларына багышланды. Вафатларын искә алдык, ә исәннәре белән иркенләп әңгәмә кордык. Авыл җирендә санитар, шәфкать туташы, фельдшер, акушер төшенчәләре юк, без аларны бер исем белән йөртәбез – табиблар. Ак халат кигән кешеләргә без үз сәламәтлегебезне, балаларыбызның саулыгын ышанып тапшырабыз. Шәһәрдән еракта булган, ярдәм машинасы тиз арада килеп җитә алмаган төбәкләрдә алар беренче ярдәм күрсәтүче хирург, терапевт, педиатр ролен дә үтиләр. Элек – бигрәк тә.
Озак еллар авыл халкына медицина ярдәме күрсәткән Галия апа Ризатдинова, Лена апа Бәдертдинованы искә алганда, моның шулай икәненә тагын бер тапкыр инандык. Аларга карата әллә никадәр рәхмәт сүзләре яңгырады, күпме хатирәләр яңарды бу кичне.
Дәресебезнең тагын бер кунагы – район Башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Гөлшат Солтангалиева хакында әйтү дә урынлы булыр. Әтисе Рафаэль Түбән Ләшәү авылы егете булып чыкты аның, туганнары арасында табиб һөнәрен сайлаучылар да байтак икән. Буыннар чылбырын саклауның мөһимлеге, шәҗәрә, архив бәйгеләре белән таныштырган кунагыбыз дәрес материалын башка яктан да ачты.
Авылыбыз фельдшерлары булган Фәйрүзә Гарифуллина, Нурсинә Борһанова остазларын, бергә эшләгән хезмәттәшләрен, санитарка апаларны искә алдылар, үзләренең тынгысыз хезмәтләре турында сөйләделәр.
Мал табибы булу да җиңел түгел. Ул җирдә иң катлаулы һөнәрләрнең берсе санала. Кешенең теле бар, ул аңлата, күрсәтә ала, ә хайван хәлен белү кыенрак. Бу эш тә бик күп көч таләп итә. Гүр иясе булган мал табиблары Хәкимулла Фәйзуллин, Өлфәт Фәтхуллин, Әбелкәрам абый Сафиуллин, Альберт Гыйләҗиев, Илфат Солтанов, Радик Насыйров хөрмәт хисләре белән искә алындылар.
Алмаз Гәрәев, Илтөзәр Җиһангиров, Минзхәт Нургалиев, сайлаган һөнәрләре хакында сәгатьләр буе сөйләсәләр дә, сүзләре, истәлекләре бетмәс кебек тоелды. Колхозлар, терлек фермалары гөрләп эшләгән, хуҗалыкларда мал-туар тулып торган чаклар шул ул. Эше дә күп, ашы да... Алар сөйләгәндә, хәтердә генә булса да, шул чакларга кайтып килдек, чыбыркы шартлаган, көтү кайткан, сыер савып кергән әниләр искә төште... Дәрес әнә шундый юксыну халәте дә бүләк итте.
Тәнәфестә, гадәттәгечә, күчтәнәчләр белән самавыр чәе эчтек.
Дәреснең чакыруы итеп, җырларда җырланган “Ак чәчәкләр кебек ап-ак булып, саф күңелле каласы иде” сүзләрен сайладык.
Бу хакта проект авторы Ландыш Шәйдуллина хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев