САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ләшәү Тамак мәктәбендә укытучыларга һәм остазларга аллея ясыйлар

Бүген районда “Замана геоэкологиясе” дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясе узды

Ул Татарстанның Мәгариф һәм фән, Экология һәм табигый ресурслар министрлыклары, “Чиста булачак” региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы, Казан федераль университеты, Яр Чаллы педагогика институты, Рус география җәмгыяте белән берлектә Җәлил мәдәният сараенда старт алды. Конференциядә катнашучылар 3 секциягә бүленеп, Җәлил гимназиясе, беренче санлы урта һәм Ләшәү Тамак мәктәпләрендә чыгыш ясадылар. Чара кысаларында, Укытучылар һәм остазларга багышланып, “Экология – һәркем эше” II Халыкара балалар-яшьләр премиясендә катнашып, “Рәсәйнең 100 актив мәктәбе рейтингы” исемлегенә кергән Ләшәү Тамак гомуми белем бирү мәктәбе бакчасында аллеягә зәңгәр чыршы һәм тау нараты үсентеләре утыртылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев