Ләшәү Тамак мәктәбе — яшь буынга экологик тәрбия бирү юнәлешендә нәтиҗәле эшләп килүче белем учреждениеләренең берсе. Аларның хезмәт тәҗрибәләре районда гына түгел, республикада да үрнәк булып тора. Уңышлары да бихисап. Мәктәп директоры Ринат Дәүләтов белән эш алымнары хакында сөйләштек.
Ринат Сиринович, мәктәпнең экологик юнәлештә эшли башлавына нигез ничек салынды?
— Чишмәгә юл башы үзебезнең мәктәбебездә укыткан остазларыбыз — биология, химия укытучылары, мәктәбебез укучысы — горурлыгыбыз булган район башлыгы Фәрит Хөснуллин утырткан яшел чыршылардан салына башлады. Мәктәп ишегалдына килеп керүгә, бик матур үсеп утыручы юкәләр һәм зәңгәр чыршылар аллеясы, сыерчык оялары, җимлекләр каршы ала. Түтәлләрдәге аллы-гөлле чәчәкләр дә кәефне күтәрә, яңа идеяләргә рухландыра.
— Мәктәп территориясен тагын да яшелләндерү, үзенчәлекле бакча яки оранжерея булдыру турында уйланганыгыз юкмы?
— Әйткәнемчә, безнең мәктәп ишегалдында бик күп матур чәчәкләр үсә. Иртә яздан чәчеп, орлыктан петунияләр үстерәбез. Керү өлешенең ике ягына да ел да ике йөзәр төп чәчәк утыртабыз, матурлык тудырабыз. Шуннан үзебез илһам алабыз, үз хезмәтебезгә үзебез сокланып йөрибез. Бу авыл халкының, кунакка килгәннәрнең дә күзләрен иркәли. Шулай ук зур бакчабызда алмагачлар утырту проекты тормышка ашырыла. 2021 елдан башлап, “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе кысаларында, без анда яшь үсентеләр утыртабыз. Быел беренче җимешләр — алмалар күренде. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган акциядә авыл халкы да бик теләп катнашты. Без аны зур чара итеп оештырдык. Республикадан, районнан да кунаклар кабул иттек. Шулай ук “Яшь мөгаллимнәр аллеясы” да булдырылды.
— Быел җәен авыл җирлеге белән берлектә “Шифа” проектын тормышка ашыра башладык. Өч ай дәвамында табигать шифалары турында әңгәмәләр оештырылды, туган төбәгебезнең хезмәт династияләре хөрмәтләнде. Укытучылар көне алдыннан шушы проект кысаларында мәктәбебездә хезмәт куйган мөгаллимнәрне, барлык хезмәткәрләрне искә алып, тагын бер аллея булдыру нияте бар. 3 октябрь көнне теләгән һәркемне агач утырту өмәсенә чакырабыз.
— Мәктәп бакчасында яшелчәләр дә үстерәсез бит әле. Алган уңышны ашханәдә куллану практикасы да бар, әйеме?
— Дөрес, бакчабыз зур — 1,5 гектарлы. Анда яшелчә, җиләк-җимеш тә үстерәбез. Быел баклажан, болгар борычы да утырткан идек. Уңышыбыз күп, көзге ярминкәләргә дә чыгарга ниятләп торабыз. Кәбестә, чөгендер, кишер, суган, борчак, помидор, кыяр, кабачки үстерәбез һәм аларны ашханәдә кулланабыз. Җәйге лагерь вакытында балалар аларны үзләре тәрбиялиләр. Билгеле, шуңа күрә, туклануга каралган бәя дә түбәнрәк була, укучыларның ризыгы да төрләнә.
— Экология эшенә ата-аналарны ничек тартасыз? Аларның мондый чараларга мөнәсәбәте ничек?
— Мәктәптә нинди дә булса экологик чара планлаштырылса, бу хакта ата-аналар җыелышларында, авыл төркеме аша хәбәр итәбез. Мәсәлән, бүгенге көндә шина җыю акциясе бара. Ул һәр гаиләгә кагылды. Мәктәптә укучы 85 баланың барысы да аңа кушылды. Һәрберсе, өйләрендәге алыштырылганнан калган, кулланышта булган тәгәрмәч резиналарын алып килеп, үз өлешләрен керттеләр. Хәзер менә батарейкалар җыю акциясе игълан иттек. Аларны башта су шешәләрендә җыялар да, аннан мәктәптә алып киләләр. Укучыларга әти-әниләре дә бик теләп ярдәм итәләр.
— Автомобиль шиналары җыюның берәр максаты бармы? Бу идея сездә каян туды?
— Бу проект нефтьчеләр ярдәме белән тормышка ашырыла. Без шиналарны махсус урынга җыябыз да, аннан нефтьчеләрнең транспорт компаниясенә заявка бирәбез. Алар шиналарны үзләре килеп алалар. Максаты шул: нефтьчеләргә экологияне сакларга ярдәм итәбез, алар резинага икенче тормыш бүләк итәләр. Шиналарны эшкәртү заводлары бар. Мәсәлән, спорт мәйданчыклары өчен бик яхшы өслек ясыйлар. Шиналар, кояш астында озак ятсалар, экология, кеше сәламәтлеге өчен зыянлы матдәләр бүлеп чыгара башлыйлар. Шуңа күрә, аларны эшкәртеп, файдалырак нәрсәләргә юнәлдерәләр. Бүгенге көндә мәктәп коллективы белән 1710 шина җыеп тапшырдык. Хезмәтебезнең нәтиҗәсе дә бар: 1 сентябрь — Белем көнендә безне 100 мең сумлык сертификат белән бүләкләделәр. Без өченче урынга ия булдык. Автомобиль шиналары — катлаулы, агулы калдык, шуңа күрә аларны җыю экология өчен бик мөһим.

— Мондый экологик проектларны тормышка ашыруда кыенлыклар тумыймы?
— “Чиста яр”, “Чиста чишмә” акцияләре вакытында, кош оялары ясаганда, әлбәттә, такта җитми, башка төрле төзелеш материаллары белән проблемалар туа. Перчаткалар, чүп пакетлары, эш кораллары аз булу сәбәпле, төрле кыенлыклар чыккалый. Бу очракларда без иганәчеләргә, кибет хуҗаларына мөрәҗәгать итәбез, аңлыйлар, ярдәм итәләр. Игелек кылган һәркемгә рәхмәтле без.
— Бу акцияләрне дәресләр белән дә бәйлисезме?
— Әйе, бу тәҗрибә балаларда әйберләрне яңадан куллану мәдәниятен үстерә. Ай саен экологик белем бирү дәресләре бар. Пластиктан — курчаклар, тукыма материаллардан, агачлардан төрле әйберләр — кашык, савыт-саба, су шешәләреннән җимлекләр ясау практикасы бар. Укучылар үзләренең яшел йортларын ничек итеп күрергә теләүләре буенча проектлар яклыйлар. Химия дәресләрендә, мәсәлән, һаваны төрле газларга тикшерү буенча Татарстанның Экология министрлыгы аша махсус күчмә машиналар китертәбез. Министрлык вәкилләре дәресләр үткәрәләр. Алар лаборатор юл белән тикшеренүләр үткәрергә дә ярдәм итәләр.
— Соңгы ике-өч елда бу юнәлештә ирешкән иң горурлыклы нәтиҗәгез нинди?
— Бу соңгы ике-өч елда тотрыклы экологик хәрәкәт барлыкка килде. Ел саен “Эколидер” республика бәйгесендә катнашып, җәмәгать оешмалары, экологик хәрәкәтләр арасында призлы урыннар алабыз. “Экомәрхәмәт” бәйгесендә икенче урынга лаек булдык. Бүләккә бирелгән акчалата сертификатка логотиплар, футболкалар ясаттык. “Экология — һәркемнең эше” халыкара бәйгесендә республика буенча мәктәпләр арасында беренче урында барабыз. “Гринта” оешмасы уздырган “Яшел Яңа ел” бәйгесендә белем бирү учреждениеләре арасында мәктәп беренчелекне алды. Кулланыштагы әйберләрдән кием ясарга кирәк иде анда. Без кәгазьләрдән, газеталардан костюм-чалбар, башлык тектек.
— Сезнеңчә, хәзерге балалар өчен экология белеме никадәр мөһим һәм ул аларга киләчәктә ничек ярдәм итәчәк?
— Яшьтән табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә тырышабыз. Чәчәкләр үстергәндә дә, агачлар утыртканда да, оялар ясаганда да аңлатабыз, белем һәм күнекмәләр бирәбез. Балалар үзләреннән соң чүп калдырмыйлар. Көнкүреш калдыкларын аерырга өйрәнәләр. Экологик тәрбия алган бала беркайчан да табигатькә зыян салмаячак, минемчә. Әлбәттә, бу тәрбиянең һәр гаиләдән, балалар бакчасыннан, мәктәптән башлануы мөһим.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Ринат Сиринович. Киләчәктә дә эшләрегез уң, гамәлләрегез изге булсын.
Нет комментариев