.
7 нче санлы Ләке бермандатлы сайлау округына Дружба авылының Лесная урамы 1-25, 2-22 номерлы йортларында; Ферма Сәвекленең Тукай урамы 1-23, 2-14 йортларында яшәүчеләр керә. Алар Ләкедә Нагорная урамында урнашкан мәдәният йорты бинасындагы 2511 санлы сайлау участогында тавыш бирәләр. 46 сайлаучының хәзерге вакытта 40ы сайлау участогына килгән инде.
Ферма Сәвекле авылында яшәүче гомерен мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия бирүгә зур өлеш керткән 82 яшьлек Фәния апа Хөснимәрданова тавыш бирергә участокка үзе килде.
Нет комментариев