САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Куҗактан Раушан Нуриев һәм Дүсемнән Рөстәм Гарифуллин "Дембель альбомы" конкурсында җиңделәр

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан без "Дембель альбомы" дигән конкурс үткәрдек. Менә ул ахырына да якынлашты. Конкурс шартлары буенча, җиңүчеләрне үзебез сайлап алдык. Беренче җиңүчебез - Куҗак авылыннан Раушан Нуриев. Ул 2005 елның җәеннән 2007 елның җәенә кадәр Калининград өлкәсе, Гвардейский районы, Знаменск бистәсендә урнашкан Һава һөҗүменә каршы...

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан без "Дембель альбомы" дигән конкурс үткәрдек. Менә ул ахырына да якынлашты. Конкурс шартлары буенча, җиңүчеләрне үзебез сайлап алдык.

Беренче җиңүчебез - Куҗак авылыннан Раушан Нуриев. Ул 2005 елның җәеннән 2007 елның җәенә кадәр Калининград өлкәсе, Гвардейский районы, Знаменск бистәсендә урнашкан Һава һөҗүменә каршы гаскәрләрендә хезмәт иткән.

Икенче җиңүчебезне Ватанны саклаучылар көне тарихы белән бәйләп сайладык. 23 февраль шулай ук Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көннәре буларак да билгеләп үтелгән бит. Шулай итеп, икенче җиңүчебез - Дүсем авылыннан Рөстәм Гарифуллин. Ул 1992-1994 елларда Кызыл байраклы төньяк флотының 37 нче диңгез десант көчләре дивизиясенең 121 нче бригадасында хәрби хезмәт үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев