САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Күперебез" нык тора

Бу тормышта мәгълүматсыз, ил-көн яңалыкларын, заман үзгәрешләрен белмичә, тереклек итү кыен булыр иде. Районда, авыл җирлекләрендә, хезмәт коллективларында ниләр эшләнә, нинди дәүләт программалары тормышка ашырыла, кешеләрнең өмет-планнары ничек - бу хакта язып, халыкка сүз аша күрсәтеп бару районда чыга торган "Сарман", "Новый Сарман" газеталарына, җирле радиотапшырулар бүлегенә йөкләнгән. 1 апрельдә...

Бу тормышта мәгълүматсыз, ил-көн яңалыкларын, заман үзгәрешләрен белмичә, тереклек итү кыен булыр иде.
Районда, авыл җирлекләрендә, хезмәт коллективларында ниләр эшләнә, нинди дәүләт программалары тормышка ашырыла, кешеләрнең өмет-планнары ничек - бу хакта язып, халыкка сүз аша күрсәтеп бару районда чыга торган "Сарман", "Новый Сарман" газеталарына, җирле радиотапшырулар бүлегенә йөкләнгән. 1 апрельдә район Советында узган чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узган ел мәгълүмати кыр эшчәнлеге хакында сөйләшүдән башланды.
Газета материаллары кызыклы, күбрәк укучыларны җәлеп итәрлек булсын өчен, көч аз куелмый. Халык яратып өлгергән сәхифәләрне, рубрикаларны дәвам итү белән беррәттән, яңаларын булдыру юнәлешендә дә эшлибез. Соңгы вакытта барлыкка килгән "Коммуналь хуҗалык хәлләре", сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган "Тәне сауның - җаны сау", техник иҗатны үстерүгә юнәлдерелгән "Уйдан - гамәлгә" кебек рубрикалар да шулай ук популярлашыр, дип өметләнәбез. Муниципаль район Советы, даими комиссияләр утырышлары, киңәшмәләреннән язмалар "Хакимият мөнбәре" рубрикасында бирелеп барыла. Сәламәтлек темасына багышланган "Тормыш матурлыгы - саулыкта", дин, әхлак темаларын яктыртучы "Һиләл", гаилә, бала тәрбияләү, үзара мөнәсәбәтләр турында языла торган "Гаилә - кечкенә дәүләт", "Яратам", шулай ук "Киңәш-табыш ярминкәсе", "Әдәбият-сәнгать", "Ял сәгатьләрендә" сәхифәләренең дә үз укучылары бар. Газеталарда чыккан язмалар, радиодагы хәбәрләр матбугат үзәгенең сайтына куела һәм көндәлек яңалыклар белән тулыландырылып барыла. (www.sarman-rt.ru)
Газета хәбәрчеләре саны арта баруы да - уңай күренеш. Бигрәк тә мәктәпләрдәге "Яшь хәбәрчеләр", "Алтын каләм" кебек түгәрәкләр җитәкчеләренә рәхмәтлебез. Бердән, алар балаларда журналист һөнәренә кызыксыну уятсалар, икенчедән, безгә мәктәп, авыл яңалыкларын җиткереп торалар. Без, үз чиратыбызда, актив хәбәрчеләребез белән даими элемтәдә булырга тырышабыз, юбилярларны тәбриклибез. Елга бер тапкыр хәбәрчеләр конференциясе үткәрелә. Матбугат көне алдыннан газета призына волейбол ярышлары уздыру традициясен матур дәвам итәбез. "Сарман таңнары" иҗат берләшмәсен яңадан эшләтеп җибәрү буенча планнар бар. Һәр ел саен апрель аенда Г.Тукай туган көндә шигырь бәйгесе үтә. Узган ел ЗАГС бүлеге, Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее, аграр көллият, үзәк китапханә белән берлектә төрле чаралар уздырдык. Район күләмендә оештырылган өмәләрдә актив катнашабыз, чистарту-төзекләндерү буенча булган икеайлыкта да шактый эшләр башкардык. Зиратка барып, элекке елларда редакциядә хезмәт куйган, вафат булган каләмдәшләребезнең каберләрен чистарттык, тәртипкә китердек. Территориядәге чәчәклекне карап торабыз.
Газетаны тагын да кызыклырак итәргә аның укучылары арасында конкурслар уздыру да булыша.
2012 елга подписка нәтиҗәләре буенча республикада беренче яртыеллыкта беренче урынга чыккан булсак, икенче яртыеллыкта икенче булдык. Бу күрсәткеч - район халкының безгә булган ышанычы нәтиҗәсе, газетага карата булган уңай бәясе, дип исәплибез. Җомга санына "Татар-информ" битләре дә кушылып, атнага ике тапкыр, ике телдә чыгып килүче газетаның бүгенге көндә 3908 кеше татарчасына язылган. Игътибар иткәнсездер, узган елның июнь аеннан рус телендә чыгучы "Сарман" газетасы икенче - "Новый Сарман" исеме астында чыга башлады. Бу - тираж артуга бәйле. "Массакүләм мәгълүмат чаралары турында"гы РФ Законы нигезендә, тираж бер мең экземплярдан арткан очракта, газета яки журнал аерым басма буларак теркәлергә тиеш. Алдагы елларда 300гә якын абунәчебез булса, бүген исә рус телендә чыга торган газетаның күләме - 1077 данә. Татар белән русны кушып, гомуми тираж - 4985 данә тәшкил итә (план - 3600). Язылу чорында район үзәге, авыл җирлекләрендәге почта бүлекчәләре хезмәткәрләре ярдәменә таянабыз. Алар арасында конкурс та игълан иткән идек, халык санына карата процентларда нәтиҗә ясап, без алдынгыларны билгеләдек. Агымдагы елның икенче яртыеллыгына подписка бара. Барыбызга да кирәкле булган, бик еш ихтыяҗыбыз төшкән район газетасына язылуны сузмаска иде. Без, үз чиратыбызда, берничә авыл җирлегендә, җомга көнне "Идегәй" сәүдә үзәгендә "Абунәче көне" уздырдык, мондый чаралар алга таба да дәвам иттереләчәк. Газетага альтернатив подписка да бар, ягъни ярты бәясенә генә, почта чыгымнарын кертмичә, язылырга мөмкин, ләкин бу очракта газетаны редакциягә килеп алырга кирәк була. 1 апрельдән газетага язылу бәясе артты - физик затлар өчен - 288 сум, юридик затлар өчен 297 сум тора.
Тормыш алга бара, һәркем үз тармагында камиллеккә омтыла. Без дә газетаның һәр саны укучыларга, радиотапшыруларның һәркайсы тыңлаучыларга барып җитәрлек булсын өчен зур көч куябыз. Халык мәнфәгатьләрен яктыртып, район хакимияте карарларын да үз вакытында җиткереп, халык белән ике арадагы күперне ныклы тотарга тырышабыз.
Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча чыгыш ясап, Ләке авыл җирлеге башлыгы В.Афанасьев җирлектә узган ел башкарылган эшләрне анализлады, мәктәп, балалар бакчасы, башка оешмаларның эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Р.Әхмәдиевнең информациясе Министрлар Кабинетының 2009 елның 2 октябрендә чыккан 677 нче санлы карары хакында булды. Аның нигезендә ел саен ТР Премьер-министры белән муниципаль район башлыклары арасында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторларының планлаштырылган күрсәткечләренә ирешү турындагы килешүгә кул куела. Узган ел килешү үз эченә 28 күрсәткечне кертеп исәпләнгән булса, быел 31 күрсәткеч. Нәкъ шундый килешүгә кул кую ел саен район башлыгы белән дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары арасында да башкарыла. Бу процесс киңәшмәдә рәсми рәвештә узды. Киңәшмәне район башлыгы Н.Закиров алып барды. Ул каралган мәсьәләләр буенча үзенең тәкъдим-киңәшләрен бирде, яңа эш атнасына җитәкчеләр алдында бурычлар билгеләде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X